- төзүче
- и. 1. Берәр төрле корылма салучы, коручы кеше; төзелеш белән җитәкчелек итүче архитектор, инженер яки төзелештә катнашучы эшче 2. күч. Иҗади эш, иҗади акыл белән (матди яки рухи байлыклар һ. б. ш.) тудыручы, барлыкка китерүче кеше яңа тормыш төзүчеләр 3. Кешеләр сайлап алып (төркем, коллектив) туплаучы, оештыручы кеше 4. Материалларны, белешмәләрне сайлап алып, билгеле бер тәртиптә туплаучы, җыючы, язучы кеше
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.